Хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры булып узды.

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 26-28 февралендә  боз сараенда  Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры булып узды.  Ярышларда 6 команда катнашты: Кукмара дан  «Ягуар», Самарадан «Комета», Ижевскидан «Ижсталь», Кировтан «Вятка», Сыктывкардан « Северная  Олимпия», Арчадан  «Атлант» .

 Турнирны ачу тантанасында спорт мәктәбе директоры Райнур Нәбиуллин чыгыш ясады. "Тимераякта фигуралы шуу" бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр Кәримә Гарипова һәм Зәлинә Бадышева боздагы чыгышлары белән сөендерделәр.

 Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны « Северная Олимпия» командасы, икенче урынны - «Атлант», беренче урынны «Ягуар» яулады. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Ислам Кәримов танылды.  Командалар кубоклар, медальләр белән бүләкләнде.

Таблица   результатов Турнира

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International