Ничек мобилизацияләргә?

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе

Район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының мобилизация буенча белгечләре ябык дәрес үткәрделәр.

Узган ел Крым шәһәрендә булган һаләкәт җирле хакимиятнең гадәттән тыш хәл булганда халыкка хәбәр итеп, мобилизация чараларын тормышка ашыра алмавын күрсәтте. Кукмарада үткән бу киңәшмә шушы мәсьәләгә багышланды.

Киңәшмәдә катнашучылар район Мәдәният йорты фойесында Кукмарада җитештерелгән товарларның бай күргәзмәсе белән таныштылар, районның төбәк тарихы музеенда, киез итек-киез комбинатында, үзәк дәваханәдә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International