2021 елның 6 мартында чаңгы базасында Кукмара муниципаль районы авыл җирлекләре һәм оешмалары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 14 авыл җирлеге һәм 9 оешма катнашты. Авыл җирлекләре арасында чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча өченче урын-Нырья авыл җирлеге, икенче урын-Сәрдекбаш, беренче урын –Ош –Юмья. Оешмалар арасында өченче урында-күппрофильле лицей. А.Булатова, икенче урында – Үзәк район хастаханәсе, беренче урында – Кукмара районы Башкарма комитеты. Призерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт өлкәсендә уңышлар телибез.