2021 елның 5-7 мартында боз сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда 8 команда катнашты: Кукмарадан «Ягуар», Стәрлетамактан « Орлан», Чаллыдан «Чаллы» , Арчадан «Снежные барсы», Алабугадан «Лесные пчелы», Вавождан «Титан», Биектаудан «Биектау»,Бавлыдан « Девон».
Уеннары нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендә 5 нче урынны алды. Өченче урында – «Орлан» командасы, икенче урында – «Чаллы», беренче урында - «Биектау»командасы.
«Иң яхшы уенчы» номинациясендә Риназ Хәйруллин танылды.
Кукмара муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов призерларны җиңүләре белән котлады, кубоклар һәм медальләр тапшырды