Кукмара мөхтәсибәте ярдәме белән мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 13 мартында Кукмара мөхтәсибәте ярдәме белән мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Белозерье шәһәрләреннән 6 команда катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район имам –мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, УДМС начальнигы Илсур Кашапов барлык катнашучыларга матур уен теләделәр. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны-Казан шәһәренең «Нур» командасы, икенче урынны – Кукмара шәһәренең « Мечта» командасы, беренче урынны Әлмәт шәһәренең «Ансар» командасы алды. Турнирда катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International