Илфар Шәфигуллин истәлегенә ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 14 мартында Илфар Шәфигуллин истәлегенә ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Сосновка, Балтач, Мари – Төрек, Кукмара, Байлар Сабасы, Арча катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урында – Сосновка, икенче урында – Кукмара районы ветераннары, беренче урында - Мари – Төрек. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Айрат Насыйров танылды. УДМС начальнигы Илсур Кашапов призерларга кубоклар, медальләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International