"Балкыш" фестивалендә ветераннар балкыды

2013 елның 19 апреле, җомга

Район Мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның II Республика “Балкыш” фестиваленең зона этабы үтте.

Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән өлкән яшьтәге ветеран коллективлары чыгыш ясады.

Ерак юлны якынайтып килгән кунакларыбыз үзләренең җырга, моңга гашыйк икәннәрен тагын бер кат исбат иттеләр. Алар үзләренең күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен җырлары, шигырьләре, биюләре аша тамашачыга җиткерделәр. Өлкән яшьтәгеләрнең сәнгатькә тартылуларына без бик шатбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International