2021 елның 20 мартында чаңгы базасында Илнур Сәлахов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 9дан 83 яшькә кадәрге 112 кеше катнашты. Үз категорияләрендә призерлар медальләр һәм призлар белән бүләкләнде. Ярышларның спонсоры - «Кукмараагрохимсервис» директоры Валерий Тимофеев.