Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Язгы карлыгачлар» исемле тимераякта фигуралы шуу буенча классификация ярышлары узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 20 мартында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Язгы карлыгачлар» исемле тимераякта фигуралы шуу буенча классификация ярышлары узды. Ярышларда Казан, Мамадыш, Биектау, Кукмара, Ижевск, Яр Чаллы, Пермь, Байлар Сабасы шәһәрләреннән 120 кеше катнашты.

   Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Кәримә  Гарипова – икенче, Эмилия Шакирова – бишенче, Бадышева Зәлинә – тугызынчы, София Тилибаева - унынчы 1 яшүсмерләр разряды буенча, Диләрә Гобәйдуллина—өченче, Эльвина Габидуллина - дүртенче, Александра Драницына – алтынчы 3 яшүсмерләр разряды буенча, Евгения Драницына- беренче, Камилә Әгъләмова-дүртенче , Анастасия Васильева – унынчы, Кадрия Нәбиева – унберенче, Айлин Аплеева – уникенче «Беренче адымнар» , Яна Иосифова- җиденче урын, Ралинә Хуҗина- унберенче урын  яшь фигуралы шуу буенча, Мәрьям Сабирҗанова 2 яшүсмерләр разряды буенча унынчы урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International