Яшь хоккейчыларның «Алтын алка» клубының Бөтенроссия ярышлары 2006/07 елгы командалар арасында финалы узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 15-21 мартында Смоленск шәһәрендә яшь хоккейчыларның «Алтын алка» клубының Бөтенроссия ярышлары 2006/07 елгы командалар арасында  финалы узды. Кукмара муниципаль районының «Ягуар» командасы Татарстан Республикасы данын яклады. «Ягуар» составына Чистай шәһәренең «Торнадо» командасы уенчылары чакырылган иде. Тренерлар Илдар Ганиев һәм Антон Веселов җитәкчелегендәге уенчыларның көйле уйнавы нәтиҗәсендә егетләр финалда лаеклы чыгыш ясадылар һәм  икенче урынны алдылар. «Иң яхшы һөҗүмче " номинациясендә  Рәсүл Насыйбуллин (Чистай шәһәре) танылды.

«Ягуар »командасы Пермь шәһәрендә узачак суперфиналга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International