Боз сараенда Кукмара металл савыт-саба заводының 70 еллыгына багышланган «Металл савыт-саба Кубогы " на 2010 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2021 елның 24-26 мартында боз сараенда Кукмара металл савыт-саба заводының 70 еллыгына багышланган «Металл савыт-саба Кубогы " на 2010 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Хоккей уйнарга Пермь шәһәренең «Легенда-2», Губаханың «Академия», Чебоксардан  «Маэстро», Яшел Үзән шәһәренең «Ледокол», Кукмарадан «Акулы», Биектаудан «Биектау» командалары килде. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урында-Пермь шәһәренең «Легенда - 2» командасы, икенче урында – Кукмарадан «Акулы» командасы, беренче урында-Чебаксардан «Маэстро» командасы . «Иң яхшы сакчы » номинациясендә Инсаф  Дәүләтшин танылды.

    «Олимп» спорт мәктәбе администрациясе «Кукмара металл савыт-саба заводы»  генераль директоры Азат Ясави улы Заһидуллинга турнирны уздыруда күрсәткән спонсорлык ярдәме өчен  рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International