2021 елның 29-30 мартында 2008 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. 2020-2021 ел сезонында Татарстан Республикасының барлыгы 20 командасы катнашты. Финалда 4 команда катнашты: «Биектау» Биектау, «Молния» Арча , «Олимп» Кукмара, «Девон» Баулы. Уен нәтиҗәләре буенча 4 урын - Олимп«, 3 урын – » Девон«, 2 урын – » Молния«, 1 урын - »Биектау".