2021 елның 10 апрелендә боз сараенда авыл җирлекләре командалары арасында хоккей буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 12 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Янил командасы яулады, икенче урынны - Зур Сәрдек, беренче урынны Сәрдекбаш командасы алды.