2021 елның 16-18 апрелендә Космонавтика көненә багышланган 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Вавожның «Титан», Уфадан «HQ Hockey», Арчадан «Кар барслары», Теләченең «Торнадо» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Ягуар» алды, икенче урынны – «HQ Hockey», беренче урынны – «Титан». «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Мәкъсүт Хаҗипов танылды.