Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 2021 елның 25 апрелендә боз сараенда ветераннар командалары арасында хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда 5 команда катнашты: Кукмара, Арча, Балтач, Сосновка, Чистай. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны - Сосновка, икенче урынны - Арча , беренче урынны Кукмара командасы алды . «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Айрат Насыйров танылды. Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вәкиле Владимир Суслов һәм УДМС башлыгы Илсур Кашапов призерларны җиңүләре белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.