2021 елның 1 маеннан 2 маена кадәр Байлар Сабасында 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Арча, Кукмара, Байлар Сабасы, Менделеевск шәһәрләреннән командалар катнашты. Тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы беренче урынны яулады. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Егор Васильев танылды.