Җиңү көненә багышланган 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

2021 елның 8 маенда Можга шәһәрендә Җиңү көненә багышланган 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Можга, Кукмара һәм Алабуга шәһәрләреннән командалар катнашты. Тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы беренче урынны яулады. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Ранель Галиев танылды. Матчның иң яхшы уенчылары-Булат Шәгәвеев һәм Рамазан Рәхимҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International