2021 елның 25-27 май көннәрендә Менделеевск шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәренең «Авиатор», Түбән Камадан «Нефтехимик-2», Яр Чаллыдан «Чаллы-1» һәм «Чаллы-2», Ижевскидан «Умка» , Кукмарадан «Ягуар» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы икенче урынны яулады. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Эмиль Гарипов танылды.