2021 елның 28 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе 2020-2021 еллар сезонының йомгаклау киңәшмәсен үткәрде. Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре һәм хоккей бүлекләренең иң яхшы эшенә смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча «Олимп» мәктәбе 60 меңгә кадәр халык белән төркемдә икенче урынны яулады. Гарипов Ринат иң яхшы арбитрларның берсе дип табылды.