2021 елның 1 июнендә «Ягуар-2011» хоккей командасы тәрбияләнүчеләре әти-әниләре белән Саба районында бардылар. Алар «Сабантуй» мәдәни – спорт комплексы кунаклары булдылар, анда атлар белән аралаштылар, футбол уйнадылар һәм стендка ату буенча үзләрен сынап карадылар. Балалар һәм ата-аналар яхшы кәеф белән кайттылар.