Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Китапханәче Алсу Баһавиева «Волшебство книжного лета» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар төрле күңелле һәм танып-белү уеннарында катнашты, биремнәр үтәде, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде.