Яңа гаилә вәкилләре бу күңелле вакыйга аларның хәтерендә озак сакланыр дип сөйләде.
25 июнь Кукмараның Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә Диләрә һәм Фәнзил Җәләлетдиновларның никахларын теркәделәр.
Алар җиде ел элек Казаклар авылындагы кичке Сабантуйда танышып, беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булганнар.
Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды - алар быел Кукмара районында никахларын теркәгән 100нче пар. Яңа өйләнешүчеләр никах теркәү кенәгәсендә үз имзаларын куйдылар һәм матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар.
Туй тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина да катнашты.
Яшь парларга мөрәҗәгать итеп, ул аларны гаилә корулары белән котлады һәм мәхәббәт, тугрылык белән гомер итүләрен теләде. Шулай ук истәлек бүләге тапшырды.
Җәләлетдиновлар Казанда яши һәм эшли, әмма планнарда киләчәктә кече Ватанга кайтып урнашу, мәхәббәт һәм татулыкта яшәп, балалар тәрбияләү.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»