Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә терроризмны кисәтү буенча «Терроризм - җәмгыятькә янау» дигән чара узды.
Дәреснең максаты-гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.
«Терроризмны кисәтү» видеофильмын караганнан соң, тәрбияләнүчеләр әлеге гадәттән тыш хәлдә ничек дөрес эшләргә кирәклеген анализладылар.
Аннары алар тест биремнәрен үтәделәр, анда зур булмаган текстлар һәм җавапның берничә варианты тәкъдим ителде. Алар арасында тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә дөрес җавап сайладылар.
Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар бик күп танып-белү һәм файдалы нәрсәләр белделәр, үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар.