“Арт-терапия “Күңел бизәкләре” технологиясе буенча чара үткэрү

2021 елның 29 июне, сишәмбе

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар ,  аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуны, уңай кәефен иҗат аша һәм җәлеп итү.

              2021 елның  июнь аенда Зур Кукмара, Зур Сардек авыл җирлекләрендә ундурт социаль хезмәт алучылар белән “Арт-терапия” Күңел бизәкләре” технологиясе буенча чаралар үткәрелде. Чаралар шәхси формада узды, анда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  белэн шөгелләнделәр һәм рәсемнәр буядылар.

              Өлкән яшьтәге кешеләр дәресләрдән соң үзләрен тыныч тота башладылар, кәефләре яхшырды, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яңа мөмкинлекләре барлыкка килде, аларга бу чаралар  бик ошады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International