«Җәйнең беренче ае үзгәрешләре»

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эше дәвам итә.

Җәйнең беренче ае яңалыкларының берсе - озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бушлай хезмәт күрсәтү. Өч йөз сиксәнлек дүрт социаль хезмәт алучының йөз унөчесе социаль-көнкүреш, социаль-медицина, коммуникатив потенциалны арттыру буенча хезмәтләрне дәүләт финанславы хисабына ала. Авыр хәлдә калган әби-бабайларга күбрәк вакыт бирелә,  атнага егерме сигез сәгатькә кадәр вакыт бирелә һәм аларга тербия буенча хезмәт күрсәтелә, мәсәлән: ризык кабул иткәндә ярдәм итү, кулларда һәм аякларда тырнак кисү, урын өстендә тулы су коену, тешләр юуда ярдәм итү, авыз куышлыгын чистарту, кырыну, өлешчә бәдрәф ясау, караватта торышны узгәртү, аларның сәламәтлеге торышында тайпылышларны ачыклау максатыннан күзәтү. Безнең социаль хезмәткәрләр «Сиделка » функцияләрен башкара дип эйтсәктә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International