2021 елның 29 июнендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Әдәплелек дәресе. Этикет кагыйдәләре» дәресе уздырылды. Балалар “Әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап алдылар.
Әлеге дәреснең максаты-балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата әдәпле мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлау, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, этикет кагыйдәләре нигезендә тота белү сәләтен үстерү.
Дәрестә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы балаларны «этикет» һәм «әдәплелек» сүзләренең әһәмияте, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кунакта һәм башка җәмәгать урыннарында, ә аннары уен формасында әлеге белемнәрне ныгыттылар. «Исәнмесез», «Рәхмәт», «Зинһар», «Гафу итегез» кебек әдәпле, ягымлы сүзләрне искә төшерделәр, әдәпле һәм тәрбияле кеше позициясеннән дөрес карар сайларга кирәк булган төрле тормыш хәлләрен тикшерделәр.