30 нчы июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә композитор Сара Садыйкованың 115 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтле Казан кунагы,балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе, Татарстан АССР атказанган артисты, күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың кызы, аның иҗатын армый-талмый пропагандалаучы. Әлфия Газиз кызы Айдарская белән очрашу булды.
Очрашуда “Салават күпере” клубына йөрүчеләр, китапханәчеләр катнашты. Әлфия Айдарская татар сандугачы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы, мөһим вакыйгалар белән таныштырды. Үзенең әнисе турында язган китапларын, Сара Садыйкованың җырлары тупланган дискларны китапханәбезгә бүләк итте. Очрашуга килгән кунаклар Ә. Айдарскаяга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сара Садыйкова турында электрон презинтация күрсәтелде.Очрашу ахырында Рөстәм Егоров Сара Садыйкованың матур җырларын башкарды.