Кукмараның «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсэтү үзәгендә беренче июль көнне ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Константинович Иванов белән эшлекле киңәшмә узды.
Очрашуда ветераннарның иҗтимагый оешмасын ярдәмгә җәлеп итү буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Халыкка һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучыларга мәгълүмат бирү, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру, «өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» булдыру, «тәрбия мәктәбе»ндә туганнарын укыту мәсьәләләре карала.
Пенсионерларның сәламәтлеген коронавируска каршы вакцинация ярдәмендә яклау мәсьәләсе бик актив каралды. Кукмара җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы агымдагы елның июнь аенда акция үткәрде һәм егерме алты актив пенсионер, шул исәптән районның авыл җирлекләрендә беркетелгән беренчел ветераннар оешмалары рәисләре вакцинация уздылар.
Валентин Константинович пенсионерларның яшәү урыннарына барып, шәхси үрнәгендә коронавируска каршы вакцинация ясату буенча әңгәмә үткәрергә планлаштыра.