Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада 9 Май бәйрәме Җиңү паркы каршындагы мәйданда үтте
2013 елның 10 мае, җомга
Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел!
Тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә, сугыш һәм тыл ветераннары. Әмма чәчләрен чал сарган өлкәннәрнең сафы гына елдан-ел сирәгәя шул – бәйрәмгә дә кайбер җирлекләрдән бары тик ике-өч кенә ветеран килә алган. Мәйданда очрашканнан соң, бер-берсе белән сөйләшеп сүзләре бетми, хатирәләр, сугыш истәлекләрен барлаганда күзләрендә горурлык, сагыш яшьләре җемелди...
Бәйрәм чарасында катнашучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, мөхтәрәм кунагыбыз Марат Зариповлар сәламләп, һәркемгә хәерле озын гомерләр, тыныч, имин көннәр теләделәр. Сугыш кырына киткән 18 мең райондашыбызның бары тик 7 меңенә генә туган як туфрагына аяк басу насыйп була. Бүгенге көндә ветераннарның да 101е генә исән-сау. Без алар каршында баш иябез!
Ватан азатлыгы өчен яу кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Мәңгелек ут янына венок, чәчәкләр салынды. Театральләштерелгән концерт программасы белән үрелеп барган тантана, җиңел атлетика эстафетасы белән дәвам итте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Ядегәр Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган отчет концерты узды
15 майда яңартылган Мәдәният йорты сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары, солистлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Тамашачылар сугыш еллары җырларын, шигырьләрне һәм халык биюләрен ишетте — артистлар Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына баш иеп хөрмәт күрсәтте.
Кукмара Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар бүлегендә планировка, җылыту, вентиляция, электр проводкасы һәм сантехника тулысынча алышына. Яңарту «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау программасы sayəsində Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.
Эсседә суны экономияләгез: Кукмара районында бакча сугаруга һәм үзлегеннән тоташуга тыелу кертелде
Югары температуралар һәм янгын куркынычы аркасында чикләүләр кертелде. Бакчаларны артык сугару, суүткәргечкә үзлегеннән тоташу һәм суны исәпләгечләрдән читләтеп куллану тыела. Бозучылар күршеләрнең сусыз калуына китерергә мөмкин.
Сардекбашта «Гаилә» милли проекты буенча районның иң иске китапханәсен ремонтлыйлар
Сардекбаш авылында 1934 елда ук уку-китапханә буларак нигез салынган китапханәне капиталь яңарталар. 2026 елда монда мәйдан 130 кв. м га кадәр киңәйтеләчәк, тәрәзәләр, инженер системалары, идәннәр алышыначак һәм биналар эшкәртеләчәк. Объектның әзерлеге — 77%.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз