Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәсе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Мин яши торган авыл” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Балаларга иң беренче үзебезнең туган авылыбыз, аның матур урыннары, елгалары, чишмәләре, агач һәм чәчәкләре турында мәгълүмат бирелде. Аннан соң балалар үзләре бик матур рәсемнәр ясадылар. Алар үзләре яшәгән өйне, туган авылыбызда үсә торган агачларны, кояшны, зәңгәр күк йөзен бик матур итеп ясаганнар. Бәйге ахырында ясалган рәсемнәргә нәтиҗә чыгарылды.