Эссе җәй көннәрендә һәр бала да су коенырга бик теләп йөри. Су коенырга барганчы, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Шул максат белән Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Суда куркынычсызлык кагыйдәләре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ветеран укытучы, спорт мастеры Нуриев Мәгьсүм абый балаларга су коену, аның кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук су коенганда кирәкле саклану чараларын күрсәтеп, алар белән ничек кулланырга кирәклеген аңлатты. Нинди дә булса бәхетсезлек килеп чыкса, уяу булырга, югалып калмаска кикрәклеген дә әйтте. Әңгәмә ахырында балалар үзләре белергә теләгән сорауларга җавап алдылар. Әлеге очрашу балалар өчен бик файдалы үтте.