Экскурсия “Табигатькә кер”

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен “Табигатькә кер ” дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсия вакытында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турындагы белемнәрен киңәйттеләр, кошлар сайравын күрү һәм ишетү, безнең табигать матурлыгына соклану мөмкинлеге алдылар. Шулай ук балаларга урманда, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат, тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International