Спорт бәйрәме «Ә безнең ишегалдында...»

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Махсус олимпиада – 2022 проектын тормышка ашыру кысаларында, Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  балалар катнашында «Ә безнең ишегалдында...» дигән спорт бәйрәме уздырылды.

   Чараның максаты - уртак уеннар барышында күңелле атмосфера тудыру, балаларның физик үсешен яхшырту, рекреацион күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру иде.

 Бәйрәм уен формасында узды. Балалар «Оста атучы», «Сазлык», «Иң тиз», «Туплар белән уеннар», «Сукмак» конкурсларында катнаштылар.

     Чарада катнашучыларның барысы да вакытны бик күңелле үткәреп, уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International