Әдәби-шигъри сәгать: «Әйдәгез шигырьләр белән сөйләшик»

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

22 июль көнне Үзәк китапханәнең абонементында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан «Әйдәгез шигырьләр белән сөйләшик» дип исемләнгән әдәби-шигъри сәгать үткәрелде. Чарада шигъри сүзгә  мәхәббәт белән берләшкән төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Чара барышында күренекле шагыйрьләр-рус һәм татар әдәбияты классиклары, заманча авторларның һәм катнашучыларның  үз  шигырьләре яңгырады.Әлеге чараны китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International