Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, элекке милли уеннарны искә алып, җырлы- биюле йолаларны башкарып, Зур Кукмара авылының Эшче урамының су буенда кич утыру оештырылды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, онытыла башлаган “Капкалы”, “Тәңкә салыш”, “Назалы” уеннарында бик теләп катнашты. Кич утыру матур Шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.