Чишмәбаш авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Гасырларны кичкән телебез” поэзиясе сәгате үтте. Китапханәче яшь укучыларны туган тел көне тарихы белән таныштырды, укучылар туган телгә сакчыл мөнәсәбәтнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында белделәр. Чарада балалар, кызыксынып, тел турында фикерләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар.