Татарстанда һава торышының начараюы көтелә: яшенле яңгырлар, урыны белән боз һәм көчле җил булачак дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Шимбә – 31 июльдә көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 15–20 метр тизлектә җил, урыны белән боз яву фаразлана.