Кукмарада «Автоледи-2021»титулына ия булучыны ачыкладылар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Конкурста автомобиль йөртүче ун гүзәл зат катнашты.

Кукмарада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи-2021» республика конкурсының район этабы узды. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Конкурста 10 автоледи катнашты. Алар барысы да шәхси автомобильләрдә ярышты.

Бәйге ике этапта үткәрелде: компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм автодромда автомобиль йөртү осталыгын күрсәтү.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Автоледи-2021» титулына Гөлнар Әшрәпова ия булды. Аңа 11 августта Казанда узачак республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. Икенче урында - Ләйсән Нәҗметдинова, өченчедә - Гүзәл Фатыйхова.

«Юл йөрү кагыйдәләрен белү» номинациясендә Луиза Галимҗанова җиңү яулады, ә «Автомобильне фигуралы йөртү» номинациясендә Әлфия Муллыевага тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International