Район хастаханәсе ике «Лада Ларгус»автомобиле алды.
Бүген Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үзәк район хастаханәләренә автомобильләр тапшырды. Хастаханәнең 70 яңа автомобиле ачкычларын «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы " кысаларында алдылар, дип яза «Татар-информ»МА.
Ике «Лада Ларгус» автомобиле Кукмара үзәк район хастаханәсе дә алды. Машиналар авыруларны өйләренә барып хезмәт күрсәтү, хастаханәгә илтү, дарулар китерү өчен билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә Кукмара РҮХнең ике «Лада Ларгус» автомобиле ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте