2021 елның 27-29 август көннәрендә Кукмара шәһәрендә шәһәр көненә багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Яр Чаллыдан, Кукмарадан, Арчадан, Сыктывкардан, Уфадан, Кировтан командалары катнашты.
Тренер Илдар Ганиев җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы өченче урынны алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Никита Васильев танылды.