Бүген 3 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең «Динамо 2006» хоккей клубы шәкерте Әмир Ганиев 15 яшьлеген билгеләп үтә. Беренче тренер булып Илдар Ганиев торды, ул аны шуу һәм хоккей уйнау күнекмәләренә өйрәтте. Безнең спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләр арасында зур спортка өмет баглаучы хоккейчылар булуы белән горурлана. Әмирнең уңышларына гомер буе Кукмара районында спортны үстерүгә багышлаган дәү әтиебез Илгиз Гайсиевич зур өлеш кертте.