2021 елның 11 сентябрендә боз сараенда ветераннар командалары арасында хоккей буенча «Ачыш Кубогы-2021» турниры булып узды. Ярышларда Сосновка, Кукмара, Менделеевск, Мари Төрек шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны Мари Төрек командасы, икенче урынны Сосновка командасы алды. Турнирның җиңүчесе «Кукмара хоккей ветераннары»командасы булды. УДМС начальнигы Илсур Кашапов командаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.