ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне балалар китапханәсендә М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Г. Тукай исемендеге дәүләт премиясе иясе, «Татарстанның халык шагыйре» Фәнис  Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Кичәгә “Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназия”сенең 3а сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышынды китапханәче Баһавиева Алсу язучының иҗаты, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Балалар батырлык, язмыш сынавы кебек   төшенчәгә билгеләмә бирделәр, шигырьләр укыдылар.

“Тамчы” китап театры клубына йөрүче балалар шагыйрьнең “Исемсез кыз” дигән әкиятен уйнап күрсәттеләр. 

Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә 5-нче төбәкара“Уйнагыз гармуннар”  фестивале булып үтте. Бу чарада безнең Мәмәшир авылы  китапханәчесе тере гармун тавышына җырлауда үзенең осталыгын күрсәтте.

 23 февраль көнне Туембаш  авыл жирлегендә  Афган сугышында  батырлык курсәткән сугышчылар истәлегенә багышлап  чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International