Тематик әңгәмә «Төтенсез дөнья»

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Иске Юмья авылы китапханәчесе яшьләр өчен “Төтенсез дөнья” дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар организмга тәмәке тартуның нинди зур зыян китерүе турында да белделәр. Һәм җитди нәтиҗәләрдән качу өчен, егетләрнең бернинди сылтау белән дә тарта башламавы бик мөһим. Лидия Искаковна укучылар өчен “Сәламәтлекне ныгыту” дигән буклет әзерләде. Чара азагында «Ни өчен алар тәмәке тарталар?», «Тарту - үтерә» дигән видеороликлар күрсәтелде. Әңгәмә балаларга тәмәке тартмауның ничек шәп булуын аңларга ярдәм итте дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International