Әңгәмә: “Туган телнең асыл байлыклары”

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә "Село-Чура" урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре  буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц-залда дәвам итте, анда «Туган телнең асыл байлыклары» дип исемләнгән компьютер презентациясе белән әңгәмә үткәрелде . Әңгәмә барышында Лилия Рәис кызы җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International