Балалар кичке унбердә өйдә булырга тиеш

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

-Балигъ булмаганнарга кичке сәгать ничәгә кадәр җәмәгать урыннарында булырга ярый?

Раушания Ярмиева, Кукмара.

Әлеге сорауга балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Альбина Мусина җавап бирә:

-Татарстан республикасының “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы” Татарстан РЕспубликаның 71нче закон нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31 майны кертеп кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр, 1 июньнән 31 августны кертеп кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр өлкән кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел.

Агымдагы елның 5 аенда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан балалары закон таләпләрен бозган, ягъни кичке сәгать уннан соң җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка булган өчен ата-аналарга карата төзелгән 62 административ беркетмә каралды. 62 балигъ булмаган баланың 39ы мәктәпләрдә (күппрофильле лицейдан – 10, Лубян мәктәбеннән – 7, Янил, 3нче мәктәптән – 4әр, Ош.Юмьядан – 3, Зур Кукмара, 1нче гимназия, 4нче мәктәптән – 2шәр, Мәмәшир, Мәчкәрә, Поч.Сутер, Түбән Өскебаш – 1әр укучы), 7се Кукмара аграр көллиятендә, 2се Лубян урман-техник көллиятендә, 13е башка шәһәрләрнең мәгариф учреждениеләрендә укучылар иде.

Закон таләпләрен бозучыларга кисәтү яисә 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 3 меңнән 5 меңгә, юридик затларга 15 меңнән 20 меңгә кадәр штраф каралган. Закон бозу ел дәвамында кабатланган очракта гражданнарга штраф суммасы – 2 мең, вазыйфаи затларга – 15 мең, юридик затларга 50 мең сум була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International