Иртәгә, 15 январьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 0,5-1километрга кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк: күз күреме начараюдан тыш, юлларда бозлавык та саклана.
Иртәгә көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.