Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр сакланачак

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр алга таба да сакланачак. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза  «Татар-информ» МА.

«Бүген гамәлдә булган барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә», - дип искәртте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International