Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Яныль утра мәктәбенең 2, 3 сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Хайваннар һәм кошлар - синең дусларың» дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде, викторинаның төрле сорауларына һәм табышмакларга җавап бирде, кошлар һәм хайваннар дөньясы турында әдәбият белән танышты. Чара табигать турында видеороликлар һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.