«Рус фольклорына сәяхәт» фольклор сәгате

2022 елның 25 феврале, җомга

25 февраль көнне «Народы дружат книгами» проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 6а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Рус фольклорына сәяхәт» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде. Чара барышында ул рус халкының  бай мәдәнияте, фольклорның килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар ата-бабаларыбызның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Соңыннан балалар уен формасында мәкаль, әйтемнәр белән танышты. Чара  китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International